Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көндез йокың киләме?

Табиб моның бер дә яхшы билге булмавын белдерә.

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-сомнолог Михаил Полуэктов Sputnik радиосына, көндез йокымсырау сирәк авыру билгесе булырга мөмкин, дип сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, әгәр кешенең көн дәвамында йокысы килеп тора икән, шул ук вакытта ул тәүлегенә җиде сәгатьтән дә ким йокламый һәм аның йөкләнеше дә зур түгел икән, бу чакта аның халәтенә ике аңлатма бар.

Моның беренче сәбәбе төнге йокы структурасы бозылу булырга мөмкин. Белгеч аңлатуынча, йокының җитәрлек вакыты булу аның сыйфаты һәм тирәнлеге буенча җитәрлек дигән сүз түгел.

Көндез йокы килүнең икенче бер сәбәбе йокыга түгел, ә уяулык торышына бәйле. Әйтик, кайбер авырулар вакытында кешеләр йокымсырауны хәлсезлек, арыганлык, астения белән бутыйлар, ул неврозның кайбер вариантлары, кайбер психик авырулар өчен хас.

Табиб аңлатуынча, әгәр мондый билгеләр белән кеше көндез йокларга ятса, ул йоклап китә алмый, чөнки аның чын йокысы юк, төн эчендә ул җитәрлек йоклаган була. Моннан тыш, йокымсырау чорлары депрессия вакытында барлыкка килә.

"Көзге-кышкы чорда, яктылык аеруча аз булганда, кеше үзен хәлсез тоя", — ди ул. Аның сүзләренә караганда, гиперсомния күренеше, яки йокы килү билгесе, кайбер сирәк авырулары булган кешеләргә дә хас.

Элегрәк табиб-сомнолог Павел Кудинов хроник йокы туймауның куркыныч нәтиҗәләргә китерүен белдергән иде. Белгеч сүзләренчә, бу шартларда кешенең игътибары, иммунитеты, хәтере, эшкә сәләтлелеге, реакция тизлеге, концентрациясе кими, яман шеш барлыкка килү куркынычы арта, дип яза Кызыл таң.

 

 
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йокы симптом