Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кыш сәламәтлегебез өчен иң файдалы чор

Салкын көннәре белән күпләрнең күңеленә ятмаса да, кыш сәламәтлегебез өчен иң файдалы чор санала.

Кышкы һава файдасы буенча диңгез һавасыннан бер дә калышмый! Кышкы һавада кислород җәйгесенә караганда 30 процентка күбрәк, дип ышандыра галимнәр. Өстәвенә салкын көннәрдә һава тузаннан һәм зарарлы кисәкчәләрдән дә чистара.

Кышын саф һавада йөгерү җәйгегә караганда фигура өчен күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, салкында 15 минут күнегүләр ясау җәйге бер сәгатьлек күнегүләрне алмаштыра.

Салкында кан әйләнеше, метаболизм яхшырак, организмда бәхет гормоны (серотонин) һәм эндорфиннар бүленеп чыга. Болар тән тиресенә уңай йогынты ясый.

Салкын һаваның күңелне күтәрүе, дәрт өстәве дә фәнни яктан күптән расланган. Салкынча бинада эшләүче кешеләр, җылыда утыручыларга караганда, алларына куелган бурычларны яхшырак үти икән.

Ак төс – иң яхшы психолог. Ул агрессияне киметергә сәләтле.

Ватаным Татарстан

Фото: Вәсилә Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек кышкы һава