Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Нәрсә соң ул гепатит А?

Авырунын билгеләре: ашказаны-эчәк системасы зарарлана,температура күтәрелә, тән, сидек, тизәк төсе үзгәрә. Вакытында табибка мөрәжәгатъ итмәгәндә, авырунын хәле начарланырга мөмкин.

Гепатит А, яки халык телендә “сары авыруы” дип йөртелүче авыру- бавырга зыян салучы йогышлы авыру ул.

Бу авыру ничек йога соң? Гепатит А пычранган су эчкәндә, ашау ризыклары аша,су коенганда, авыру кеше белән көнкүрештә аралашканда, пычрак куллар аша йога. Зарарлану балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, транспортта, туклану, көнкүреш обьектларында, кунакта һәм гаиләдә булырга мөмкин.

Авырунын билгеләре: ашказаны-эчәк системасы зарарлана,температура күтәрелә, тән, сидек, тизәк төсе үзгәрә. Вакытында табибка мөрәжәгатъ итмәгәндә, авырунын хәле начарланырга мөмкин.

Гепатит А белән зурлар да, балалар да авырый, әмма зурларда ул авыррак уза. Авыруның нәтиҗәсе савыгу белән тәмамлана, әмма сирәк кенә үлем очраклары да теркәлә.Авырган кеше озак кына диета тотарга тиеш була.

Бу авырудан ничек сакланырга соң?
-билгесез су чыганакларыннан кайнамаган су эчмәскә;
-ашар алдыннан,бәдрәфтән соң, урамда йореп кайткач кулларны сабынлап юарга;
-яшелчә, җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга;
-теләсә нинди туклану нокталарында, урамда сатылучы шикле ризыклар белән тукланмаска, бигрәк тә җәйге-көзге чорда,- дип киңәш бирә табиблар.


Моннан тыш, авыру белән контактта булган кешеләргә прививка ясау мөмкинлеге бар. Прививканын тиешме түгелме икәнен табиб кына билгели ала.Шуна күрә гаиләдә, эш урыннарында гепатит А белән авыручы кеше булса, контакт турында табибны кисәтергә киңәш ителә.

Гепатит А дан һәм бүтән күп кенә йогышлы авырулардан төп саклану чарасы булып гади шәхси гигиена таләпләрен үтәү торганын онытмыйк, хөрмәтле райондашлар.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Резидә Хөсәенова,

Санитар-эпидемиологик күзәтү үзәгенең

табиб-эпидемиолог ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гепатит