Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Организмга йод кирәк!

Йод - кеше сәламәтлеге өчен бик кирәкле матдәләрнең берсе.

Калкансыман бизнең дөрес эшчәнлеге һәм гормоннарның тиешенчә бүленүе, беренче нәүбәттә, аның организмда күпме микъдарда булуына бәйле.

Йод җитешмәвен ничек белергә? Моның билгеләрен берничә төркемгә бүләләр.

Хисләргә йогынтысы: хәлсезлек, ару, йокы килеп тору, тиз кызып китүчәнлек, еш елау.

Акыл эшчәнлегенә йогынтысы: онытучанлык, хәтер һәм игътибарлылык кимү, акрын фикер йөртү.

Йөрәк һәм канга йогынтысы: кан басымының түбән булуы.

Йод җитешмәүнең тагын бер билгесе - шешенү белән бергә артык авырлык туплану. Ул вакытта авырлык арту сәбәбе май катламы хасыйл булуда түгел, ә организмда артык сыеклык туплануда, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

 

 

Фото: pixabay

Автор: Зөһрә Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек йод