Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Психолог: «Хәлсезлек – депрессия билгесе»

Коронавирус күпләрнең рухи сәламәтлегенә дә тәэсир итте. Авырып терелгәннәр төшенкелектән интексә, сәламәт кешеләр параноик дәрәҗәсенә җитеп, чир йоктырмаммы дигән курку белән көн күрә

Үз-үзеңне ничек кулга алырга һәм шактый катлаулы вазгыятьтә дә күңел көрлеген ничек сакларга? Табиб-психотерапевт, психолог Минтимер МИССАРОВ белән шул хакта сөйләштек.

Минтимер МИССАРОВ

:: Минтимер Эльмерович, хәзерге катлаулы вазгыятьтә бик күпләрнең яшәргә теләге кими, барысы да шул дәрәҗәдә начар кебек тоела. Мондый халәттән ничек котылырга?

− Бу очракта депрессия һәм вакытлыча була торган күңел төшенкелеген аера белергә кирәк. Беренче очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү дөресрәк булыр. Депрессиянең дә әллә ничә төре бар бит. Мәсәлән, атипик депрессия (бу очракта кеше киресенчә күп йоклый һәм шул рәвешле хәл җыя), дистимия (2 елдан артыграк дәвам итә), сезонлы депрессия, психотик депрессия (бу очракта фикерләү рәвеше бозыла, галлюцинацияләр барлыкка килә). Эч пошканда, кәеф булмаганда исә үзең турында күбрәк кайгыртырга кирәк. Хезмәт һәм ял гигиенасын сакларга, үзегезне вактөяк куанычлар белән сөендерергә онытмагыз. Фәнни белгечләр әйтүенчә, пост-вируслы арыганлык синдромы (фәнни телдә – PVFS. – Ред.) шулай ук кәефсезләнү һәм тиз аруга китерергә мөмкин. Андый очракта да киңәшләр шул ук: сыйфатлы ял, йокы, туклану.

:: Депрессиянең физиологик билгеләре бармы?

– Аның өч төп билгесе бар. Шунысына игътибар итик: алар өчесе берьюлы күзәтелмәскә дә мөмкин, андый очраклар да була. Беренчедән, кешенең фикерләү сәләте кими, икенчедән, хәрәкәтләнүе акрыная, өченчедән, кәеф еш үзгәрүчәнгә әйләнә. Хәрәкәтләнү дигәндә нәрсәне күздә тотабыз? Гадәттә, депрессиядәге кеше сүлпән генә йөри, сорауларга да акрын, тартып-сузып кына җавап бирә. Хәлсезлек, йокы килү, карашның гел идәнгә төбәлеп торуы, тәндә физик авырлык тою (бигрәк тә көннең беренче яртысында сизелә бу), кешенең елакка әйләнүе – бу да депрессиянең физиологик билгеләре санала.

:: Хәтта сәламәт кешеләр дә, өйдә генә утырганда, бөтен дөньяны каплап алган шомлы хәбәрләр аркасында төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Борчу, курку, билгесезлек, өмет сүрелү, чарасызлык пессимизм хисен көчәйтә. Ничек тынычланырга соң?

− Баш миегезгә, фикерләү рәвешегезгә карата игътибарлы булыгыз. Теләсә нинди мәгълүматны «йота» барырга димәгән. Бары тик позитив хәбәрләр һәм бары тик негатив яңалыклар гына карамагыз. Хакыйкать урталыкта яшеренгән. Хәзерге вазгыять бик үк яхшы түгел-түгелен, тик бу бит әле ул гел дә шундый булачак дигән сүз түгел. Фикерләү рәвешенә йогынты ясый торган файдалы китаплар укырга киңәш итәр идем.

:: Авырудан соң психологик һәм эмоциональ яктан ничек тернәкләнергә?

− Асылда, барысы да сез уйлаганнан да гадирәк. Сәламәт яшәү кагыйдәләрен генә искә аласы: әйбәт итеп йоклау, ял итү, дөрес итеп туклану, саф һавада йөрү, физик активлык (чама хисен югалтмыйча гына!), күңелле эмоцияләр.

:: Шәхси тәҗрибәгездән чыгып әйтә аласызмы: пандемия вакытында кешеләр сезгә нинди проблемалар белән ешрак мөрәҗәгать итте?

− Пандемия чорында борчылу һәм депрессив тайпылышлар күрсәткече артты. Борчылу дигәннәре – паник тайпылыш һәм ковидофобия (коронавирус белән авырып китүдән шүрләү).

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/11/40649/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек

2
X