Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Салкын тию белән көрәшүнең 8 шәп ысулы

Авырган вакытта мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк...

Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, тик файдалы 8 ысул тәкъдим итәбез.

1. Күбрәк су эчегез

Авырган вакытта мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны куа, сусаудан коткара. Су, төрле җимеш соклары, морс, чәй, төнәтмәләр эчү дә файда бирәчәк. Чәй яратсагыз янына бал яки имбирь өстәсәгез дә була.

2. Витамин С

Әлеге витамин кеше сәламәтлегенә әйбәт йогынты ясый: организмның саклану көчләрен ныгыта. Гөлҗимеш, облепиха, болгар борычы, кара карлыган, киви, чили борычы, брюссель кәбестәсе, брокколь, әфлисун, лимон, шпинат — менә С витаминлы ризыклар.

3. Табигый антибиотиклар

Суган һәм сарымсакны күз уңында тотабыз. Теләсә кайсы дарулардан да әлеге ике яшелчә көчлерәк. Алар сезгә тиз арада аякка басарга ярдәм итәр.

Гади мисал: сарымсакта 150 файдалы матдә бар. Суган да аңардан калышмый, ул барлык вирусларны юк итәчәк.

4. Тавык ашы

Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да. Кайнар аш организмга көч бирәчәк.

5. Җиләк-җимеш, яшелчәләр

Моны авырганда гына түгел, көндәлек гадәткә кертсәгез дә була. Көненә 2-3 җимеш, чикләвекләр ашагыз. Ә менә шикәр комы ашаудан тыелыгыз. Артык күләмдәге глюкоза бактерияләр артывына китерә.

http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/10596/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салкын тию