Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Сез бала көтәсез..."

Шундый диагнозны табиблар ир кешегә куйган.

Новгород өлкәсенең Боровичи шәһәрендә яшәүче Юрий Сливкега урындагы дәваханәнең табиблары шундый диагноз куйганнар. Бу хакта ул РЕН ТВ каналы журналистларына сөйләгән.

Ир-ат сүзләренә караганда, ул бер ел элек кулын сындырган һәм шул дәваханәдә дәваланган. Операция барышында табиблар аның кулына тимер штифтлар куйган. Картада пациентта йөклелекнең 27нче атнасы булуы күрсәтелгән, шуңа күрә конструкцияләрне бала табуга кадәр алырга ярамый дип язганнар.

- Моны хатыным күреп калды. Мин картада нәрсә язылганын укыганым юк. Баштан көлгәннәрдер инде. Әмма минем өчен иң мөһиме - сәламәтлек, - ди ир.

Әлеге вакытта дәваханәдә тикшерүләр үтә.

Автор: Ример Насретдинов

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек