Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Сәламәтлек - иң зур байлык"

Изге эштә көн - төннәрен башкарган табибларга нык сабырлык, ә авыл халкы сәламәтлеген ныгытып шатланып яшәргә язсын.

Авылда сәламәтлек саклау хезмәтенең барлыкка килгәнче, тарихка күз салсан 1900 елларда ук бик күп кешеләр төрле авыртулардан дәвалана алмаганга якты дөньядан киткәннәр. Кешедә чир барлыкка килсә аны ничек дәваларга кирәклеген белмәгәннәр. Әлеге аянычлы вакытсыз үлемгә китергән авыруларның сәбәпләре, билгеле инде, гади - тормыш шартларының гаять авыр булуы, гап - гади беренчел медицина ярдәменең булмавы нык сиздергән. Шулай да авылда дару үләннәрен җыеп, аларны дарулар ясаучылар, шулар ярдәмендә дәвалаучылар да, өшкерүчеләр дә булган. Моңа ничә еллар үтсә дә, шөкер, хәзер авылда 1948 елдан ук медпункт ачылып эшләп килә - килә шушы елларга хәтле гади гына пункт зур хастахәнә булып төзелде.

Сугыштан соң шактый еллар медпунктка килгән шәфкатъ туташларына эшләү шартлары начар булуы аркасында күбесе киткән. Еллар узуы медпунктның язмышы да үзгәрә башлый, яңара, төзекләнә, кирәк яраклар кайтартыла. Аннан соң белемле тәҗрибәле табиблар, шәфкатъ туташлары да эшкә килә башлый.

1999 елда Норма фельдшер - акушерлык пункты бетерелеп, Норма авылында Балтач үзәк хастаханәсе поликлиникасының Норма филиалы ачыла. Ул шушы төбәктәге ун авыл халкына хезмәт күрсәтә. Бу авылларда биш мең ярымнан артык кеше яши, аларның меңгә якыны балалар.

Филиалның мөдире югары тәҗрибәле табибы Альфир Йосыпов. Ул монда 2006 елдан ук килеп халыкка үзенең изге хезмәтен башкара. Аның белән бергә эшләгән шәфкать туташлары, табиблар да халыкка бик мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр. 2014 елда үзенең статусын үзгәртте - ул Кариле табиблык амбулаториясе статусын алды. 1997 елда әлеге амбулатория бинасына район үзәк хастаханәсенең тешләр дәвалау бүлеге күчерелде. 1916 нчы елда табиблык амбулаториясе бинасында заманча төзекләндерелде. Яңа мебель белән җиһазланды, күп кенә яңа медицина җиһазлары һәм приборлары белән тулыландырылды. Авылда әле өч даруханәләр эшли.

"Сәламәтлек - иң зур байлык" диләр. Элек табигатьтән үләннәр җыеп, чиста саф һавада йөреп шифаланганнар. Әмма, хәзер табигать нык үзгәрде. Урамда газ, бензин, кул телефоны элемтәсе баганалары булуы күпләрнең сәламәтлеген какшатты. Көтелмәгән яңа чирләрнең барлыкка килеп чыгуы, бүгенге көндә табиблар авыруларны дәваларга тырышалар.

Шуңада янәшәдә табиблар булуы, вакытында ярдәм күрсәтә алулары авыл халкы өчен бу амбулаториянең эшләве зур файда. Изге эштә көн - төннәрен башкарган табибларга нык сабырлык, ә авыл халкы сәламәтлеген ныгытып шатланып яшәргә язсын.

 

Фото: Ранил Шәрифҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек