Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан хастаханәләрендә хезмәт күрсәтү шартлары яхшыра

Республикада илкүләм проектлар ярдәмендә балалар онкология, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелә башлады, шулай ук 7 ФАП ачылды.

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә аеруча балалар сырхауханәләренә игътибар артты: республикада 31 хастаханәдә балаларны кабул итү, медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылды. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә, чөнки республика территориясендә илкүләм проектлар үтәлешен әлеге дәүләт органы күзәтеп тора. 2020 елда Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектын гамәлгә ашыруда катнашткан.

Үткән ел Татарстанда яңа 7 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылган һәм Казанда Балалар онкология, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелешенә старт бирелгән.

Республикада шәһәр һәм районнарны төзекләндерү юнәлешендә дә зур эшләр башкарылган. 51 шәһәр мохите объекты төзекләндерелгән, 268 километрдан артык юллар норматив рәвешкә китерелгән.

Экологияне яхшырту максатында Татарстанда 12 чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализацияләре төзелгән һәм төзекләндерелгән. Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләрнең уңдырышлылыгн торгызылган (рекультивацияләнгән). Законсыз чүплекләрне юкка чыгару эше башланган.

Республика илкүләм проектларда катнашуны дәвам итәчәк. 2021 елда әлеге максатларга 21 миллиард сумнан артык акча тотылачак, диелә ведомство хәбәрендә.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек илкүләм проект