Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан табиблары урамда башка кимичә йөрү куркыныч булуын кисәтә

Кыш көне башка кими йөргәндә, менингит авыруы барлыкка килү куркынычы бар.

Салкын вакытта баш киемен кимичә урамда йөрү куркыныч. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта кисәтә.

Еш кына кышкы чорда урамда яки ачык спорт мәйданчыкларында баш киемсез яшьләре дә, өлкәннәрне дә очратырга мөмкин.

Галимнәр исбатлаганча, бүрексез йөрергә мөмкин булган иң түбән температура -5º С тәшкил итә. Бу вакытта һава коры, җилсез булырга тиеш. Кар, яңгыр яуса, салкын җил искәндә, баш киемен уңай температурада да кияргә кирәк.

Артык суыну иммунитетның гомуми кимүенә һәм кискен ялкынсыну процессларының үсеш куркынычы артуга китерә. Баш мие тышчасының ялкынсынуы — менингит аеруча куркыныч тудыра, диелә хәбәрдә.

 

Тулырак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиб киңәшләре