Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Теш табибы һөнәре бик вак та, шул ук вакытта җаваплы да хезмәт...

Чепья участок хастаханәсендә эшләүче теш табибы Рөстәм Әхмәдуллин турында менә ул яклардан җылы җилләр генә исә, табиб егетнең тырышлыгын Чепья зонасы халкы мактау сүзләре белән бәяли.

Рөстәм Әхмәдуллин, теш табибы: «Мин 2021 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамладым. Шул елның августыннан бирле эшлим. Кечкенә вакытымнан әтиемнең эш урынына барырга яраттым. Аны гел күзәтеп утыра идем, авырулар барысы да тешләрен дәвалагач, рәхмәт әйтеп чыгып китә. Эх, әтием көне буена күпме рәхмәт ишетә, миңа да шулай рәхмәт әйтүчеләр булсын иде, дип кызыга идем. Шул вакытта ук мин дә теш табибы булам дип уйлап куйдым. Аннан соң, әтиемнән кала әле туган абыем Булат та теш табибы бит, ул да этәргеч булгандыр инде.

Теш табибы һөнәре бик вак та, шул ук вакытта җаваплы да хезмәт, ләкин эшемне яратып башкарам.

Районга яшь табиблар кайта, хастаханәләребез яңа, заманча җиһазлар белән баетылып торыла. Хәзер халыкка авыл җирендә дәваланырга уңайлырак та, тизрәк тә. Медицина районыбызда елдан-ел алга атлый».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек