Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Төнлә нәрсә ашарга ярый?

Табиблар йоклар алдыннан күп ашарга киңәш итми, чөнки бу вакытта ашказаны ял итәргә тиеш.

Шулай да бик ашыйсы килгәндә рөхсәт ителгән ризыклар бар. Шуларны тәкъдим итәбез.
ШоколадЕш кына "шоколад тазарта" диләр. Кара шоколад тазартмый, аның составында шикәр аз. Диетологлар бу продуктны тиз ябыгырга теләүче кешеләргә дә кулланырга рөхсәт итә. Ул холестерин дәрәҗәсен дә нормальләштерә.

Аш
Йоклар алдыннан җылы чәй ашыйсы килүне бетермәсә, андый вакытта майлы булмаган сыек аш ашарга була.

Кабак төше
Әгәр кичтән попкорн яисә чипсы ашыйсыгыз килсә, аларны кабак төшенә алыштырырга була. Бу ризык төнлә ашыйсы килүне бетерәчәк.

Дөге
Бу продуктны еш кына ябыгырга теләүчеләр дә куллана ала. Моннан тыш, дөге йокысызлыктан интегүчеләргә дә ярдәм итә. Ул триптофан һәм мелатонин эшләп чыгару тизлегенә йогынты ясый. Бу гормоннар сыйфатлы йокы булдыруга тәэсир итә ала.

Миндаль
Бу продукт артык килограммнардан котылырга теләүче кешеләр өчен яхшы, ул аксымга бай, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дөрес туклану