Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ятимлек ачысы гына җитмәгән...

Ул дөньяга вакытыннан алда туган. Вакытыннан алда туу сәбәпле, сабыйга күп кенә җитди диагнозлар куелган, өч ай эчендә сабый берничә операция кичергән...

Уфада табиблар кечкенә малайның гомере өчен көрәшә. Ул дөньяга вакытыннан алда туган. Вакытыннан алда туу сәбәпле, сабыйга күп кенә җитди диагнозлар куелган, өч ай эчендә сабый берничә операция кичергән, һәм хәзер аны Мәскәүнең иң яхшы нейрохирурглары чираттагы операция өчен көтә. Тик баланы самолетта очыру бик куркыныч, ә табиблар бернинди фараз бирә алмый.

Уфада яшәүче яңа туган улы белән ялгыз калган Виталий Кузьмин бу коточкыч хәлләрне "Син аңа кирәк" берләшмәсенә сөйләгән. Бу берләшмә гидроцефалия белән авыручы балаларга ярдәм итә.

Виталий һәм аның яраткан хатыны Татьяна беренче тапкыр әти-әни булырга әзерләнгән булган, ләкин октябрьдә, йөклелекнең җиденче аенда, хатын зур булмаган температура белән дәваханәгә эләккән. Бер атна диярлек Татьянага төгәл генә диагноз куя алмыйлар, ә бераздан анда коронавирус инфекциясе табылгач, хатынны ашыгыч рәвештә Уфаның Дим районы бала тудыру йортына күчерәләр. Биредә коронавирус авырулы барлык бала табучы хатын-кызлар дәвалана.

- Коронавирус аны көннән-көн кызганмыйча "ашады". 3 ноябрьдә, үпкәләрнең 70 проценты инде зарарланганда, хатын үзе балага чирләде. Күрәсең авыру организм шул рәвешле үзе өлгермәгән дә баланы "этеп чыгарырга" булган. Нәтиҗәдә, 8 ноябрьдә минем Таня комага китте. Кызганычка каршы, 4 көннән, аңына килмичә, ул безне ташлап китте. Мин әле дә аның үлеме турындагы уй белән килешә алмыйм. Күз алдына да китерә алмыйм, ана иркәсеннән башка безнең бала ничек үсәр. Әле дә бит ул шундый кыенлык белән гомере өчен көрәшә, - ди Виталий.

- Табиблар минем улым беркайчан да йөри, сөйләшә, тулы тормыш белән яши алмаячак, ди. Ләкин мин бу фаразларны үзгәртүнең иң кечкенә шансларына да ябышачакмын. Минем улымның авыруын башкала клиникасында гына уздырыла торган югары технологияле операцияләр ярдәмендә җиңеләйтергә мөмкин. Күптән түгел генә мин Вельтищев исемендәге Мәскәү педиатрия үзәгенә госпитализациягә озак көтелгән юллама алдым, анда Валерага операция ясарга тиешләр, - ди малайның әтисе.

Кызганычка каршы, Мәскәүгә бару да гаилә өчен зур авырлыклар тудыра. Бала көчле кан басымы аркасында авиаочышны кичермәскә мөмкин, шуңа күрә табиблар аны Уфа дәваханәсеннән чыгарырга да курка. Виталий әйтүенчә, Уфада аның улына берни белән дә ярдәм итә алмаячаклар, ә Мәскәүдә баланы гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәчәкләр. Шул ук вакытта ул госпитализациядән ирекле рәвештә баш тартуны һәм үз өстенә мондый йөкне алуны күз алдына да китерә алмый. Болай да бер иң якын кешесен югалткан бит инде ул.

Кузьминнар тарихы билгелелек алганнан соң, кечкенә Валерага яңадан операция ясаганнар. Операция шактый уңышлы үтте: баш мие шешен төшергәннәр һәм Мәскәү клиникасына барып җитү өчен баланың баш сөягеннән артык сыеклык алынган. Хәзер табиблар баланың хәле тотрыклануын көтә, аңардан "нетранспортабельный" статусын алырга кирәк. Яшь әти моны түземсезләнеп көтә.

Кечкенә Валерага без дә сәламәтлек телибез, дип яза Кызыл таң. Савыгырга тырыш, сабый. Әниең өчен дә яшисең бар әле синең!

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш бала язмышы Бала гомере