Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәккә шифалы үләнне беләсезме?

Дүләнә препаратлары йөрәк мускулы эшчәнлеген яхшырта, йөрәк арымый эшли, ритмы тигезләшә. Төнәтмәләр аритмияне, йөрәк-кан тамырларының җиткелекле эшләмәвен дәвалауда кулланыла.

Фармацевтика яисә дару ясау сәнәгате дүләнә (икенче аталышы - камырлык) җимешләреннән һәм чәчәкләреннән төнәтмә эшләп чыгара.

Дүләнә препаратлары йөрәк мускулы эшчәнлеген яхшырта, йөрәк арымый эшли, ритмы тигезләшә. Төнәтмәләр аритмияне, йөрәк-кан тамырларының җиткелекле эшләмәвен дәвалауда кулланыла.

Дүләнә җимеше, шулай ук, кардионевроз, атеросклероз, стенокардияне дәвалый, гипертониянең башлангыч стадиясендә кан басымын төшерә, баш мие кан тамырларында кан әйләнешен яхшырта. Германиядә дүләнә төнәтмәсе стенокардиядән иң яхшы чара буларак исәпләнә.

Дүләнә чәчәге төнәтмәсен болай ясыйлар: 5 грамм (1 аш кашыгы) чәчәкне 200 миллилитр (1 стакан) кайнап чыккан суга салып, 15 минут төнәтергә. Суынгач, сөзеп, чәчәкләрен сыгарга. Кайнаган су кушып, гомум күләмне баштагы 200 миллилитрга җиткерергә. Көнгә ике-өч мәртәбә ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәргә.

Җимешләреннән төнәтмә өчен 1 аш кашыгы вакланган җимешкә 1 стакан кайнап чыккан су алына. Алдагысы кебек үк әзерләнә. Ашарга 30 минут кала көнгә 2-3 мәртәбә яртышар стакан эчәргә, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим.

Фото: pixabay.com

Автор: Зөһрә Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек Йөрәк-кан тамыры авырулары