Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзебезнең хастаханәдә томография үтеп булачак

Яшәү рухы өчен саулык кирәк, күңел көрлеге өчен дә саулык кирәк.

Күңел саулыгы, тән сихәтлеге булмаса, тормышның яме, ризыкның тәме юк. Моны һәрберебез дә белә, бигрәк тә хәзер, вирус дөньяны айкаган чорда сәламәтлекнең кадере көннән-көн арта.

Хастаханәгә мөрәҗәгать итмәүчеләр, булса да, бик сирәктер ул. Үз гомеремдә бер тапкыр да хастаханә юлын таптаган кеше түгел мин, дип, олыгайган көннәрендә авырып китеп, табиблар белән күзгә-күз карашып утырган өлкәннәрне дә күргән бар. Ә табибларга килгәндә, алар көнен-төнен сәламәтлек сагында.

Безнең Балтач районында гына да 60 табиб, 227 шәфкать туташы район халкына медицина хезмәте күрсәтә. Район үзәк хастаханәсе, Норма, Чепья, Яңгул амбулаторияләре көненә 480 пациент кабул итәләр. Стационар бүлекләрдә ятып дәвалану өчен – 98, көндезге бүлекләрдә дәвалануга 38 койка каралган. Барлыгы 4 ашыгыч ярдәм машинасы бар, ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүчеләр райондагы 77 авыл кешесенә дә, мөрәҗәгатьләр булса, бара. Авылларда, гомумән, 51 фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) эшли, аларда 55 шәфкать туташы җирле халык белән аңлашып хезмәт күрсәтә. Соңгы елларда гына да 15 ФАП ачылып, авылларның олысын-кечесен куандырды.

Баш табиб Газинур Дәүлиев җитәкчелегендәге район үзәк хастаханәсе медицина хезмәтенең сыйфатын, югары хәзерлекле кадрлар белән тәэмин ителешен яхшырту юнәлешендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм район хакимияте ярдәменә таянып, актив эш алып бара. Биредә ел да нинди дә булса үзгәреш кертелә, менә, мәсәлән, хәзерге вакытта шәһәр хастаханәләрендә генә була торган компьютер томографы куюга әзерләнәләр. Яңа аппарат июль аенда кайтыр дип көтәләр. Ремонттан соң, яңартылган эндоскопия кабинеты ачылачак. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, коллективка 3 яшь табиб кушылуы көтелә.

Табибларның, шәфкать туташла-рының эше ияреп өйгә дә кайта, – документлар, хисап кәгазьләре... Барысын да көнендә төгәлләп кую кирәк. Эш урынында аларга, авыруның диагнозын ачыклау белән беррәттән, чире нәтиҗәсендә төшенкелеккә бирелгән авыруга психолог та, киңәшче-табышчы да булырга туры килә. Андый табиблар һәм шәфкать туташларының сабырлыгына, рәхимлелегенә таң калырлык. Медицина хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәм көннәрен рәхмәтләргә күмелеп үткәрергә, гомер буе кылган игелекләренең рәхәтен күреп яшәргә, табиблык антына тугрылыкларын югалтмый эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек Тамография