Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзәк хастаханәдә хисап тоттылар

Ел нәтиҗәләре буенча районның сәламәтлек өлкәсендә эшләүчеләр авыр имтиханны уңышлы уздылар

Узып киткән 2020 елда районыбызда гына түгел, гомумән, республикабызда, илебездә табиблар хезмәте бар кешенең игътибар үзәгендә булды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә килеп чыккан, моңарчы күрелмәгән афәт барлык табиблар, бу тармакта эшләүче һәркем өчен зур һәм кырыс имтихан булды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында үзәк хастаханәдә 2020 ел нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау җыелышында районның сәламәтлек өлкәсе торышына киң анализ ясалды.

Районда 55 медицина учреждениесе халыкка хезмәт күрсәтә, 98 урынга тәүлеклек һәм 38 урында көндезге ятып дәвалану бүлекләре бар. Көндез – ике, төнлә бер «Ашыгыч ярдәм» күрсәтү төркеме эшли.

Елның-елында районда түләүле медицина хезмәтү күрсәтү арта, 6 стоматология кабинеты, 4 шәхси лаборатор анализлар, дәвалау-диогностика бүлекләре бар. «Таттехмедфарм» оешмасына караган – 3, яңадан шәхси 15 аптека халыкны дарулар белән тәэмин итә.

Бүгенге көндә дәвалау учрежде-ниеләрендә 398 кеше эшли, шуның 61е табиблар. Табибларның  уртача яше – 46 яшь, алар арасында 15 табиб пенсия яшендә. Районда табиблар белән тәэмин ителеш 77,2 процент. 2020 ел дәвамында 2 яшь табиб эшкә кайткан.

Район хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев җиткергәнчә, узган елда 381 бала дөньяга аваз салган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 21 балага кимрәк. Гомуми үлем саны да алдагы ел белән чагыштырганда күпкә артык. Якты дөньядан китүчеләрнең 52,4 проценты кан әйләнеше авырулары аркасында. Үз теләге белән хушлашучылар саны да артуга бара.

Яман шеш авыруларын башлангыч чорында табу һәм аны булдырмау өлкәсендә диспансеризация әһәмиятле урын алып тора. Баш табиб әйткәнчә, бу юнәлештә табиблар һәм белгечләр тарафыннан ныклык күрсәтеп, авыручының тулысынча тиешле тикшеренүләр үтүенә ирешергә кирәк.

Министр үзе җаваплы булган районда сәламәтлек саклау буенча тискәре күренешләр булмаска тиеш, дип билгеләп узды. Яңа туган балаларның үлеменә юл куймаска, халыкның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә һәр алым, бигрәк тә диспансеризация йомгакларын нәтиҗәлерәк, максатчанрак файдалану сорала. Яңа туган балаларның саны кимүе һәркемне борчуга салырга тиеш, бу социаль мәсьәлә дә. Хәзерге чорда вакцинация мәсьәләсе кискен тора. Covid белән авыртып, тиешле вакытка иммунитетын барлыкка киләме, вакцина ясатып моны ясалма булдырасыңмы, яисә инде ахыры нинди нәтиҗә белән тәмамлануын белмичә, авыру ияртәсеңме, монысын сайларга кирәк. Организмда төрле каршылыклар булмаганда социаль өлкәдә эшләүче   һәркем вакцинация узарга тиеш, диде министр. Ул озак еллар сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән үзенең 80 яшьлек әтисенең вакцинация узуын мисалга китерде. Хастаханәдә яңа коронавирус чире белән турыдан-туры көрәшүче табиблардан түләү мәсьәләсе белән бәйле сораулар яңгырамады. Яшь кадрларны максатчан хәзерләүдә министрлык тарафыннан ярдәм булачак, дип җиткерде.

Хастаханәгә кеше ярдәм сорап, ярдәм эзләп килә һәм аны монда ничек каршы алулары аның өчен зур әһәмияткә ия. Авырулар белән эшләү җиңел түгелдер, әмма табиб, шәфкать туташы дәвалау барышында җылы сүз, якты караш, тиешенчә мөгамәләнең зур тәэсир көченә ия булуын тагын бер кат аңлап китәргә тиеш, дип башлады үзенең чыгышын район башлыгы Рамил Нотфуллин. Ул, гомумән, ел нәтиҗәләре буенча районның сәламәтлек өлкәсендә эшләүчеләр имтиханны уңышлы уздылар, дип белдерде. Район хакимияте барлык мөмкинлекләрдән чыгып бу өлкәгә ярдәм күрсәтә һәм үз чиратында сәламәтлек тармагы хезмәткәрләре тагын да тырышып эшләрләр дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек