Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туй алдыннан хыянәт итте

Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.

Бик каты әрләштек. Ул гафулар үтенде, миннән башка яши алмавын әйтте. Тик... Туй булмады. Без аерылыштык. Бу хәлләргә берничә ай вакыт узды, ә мин аны әле дә яратам. Күптән түгел ул шалтыратып очрашырга, сөйләшергә, аңлашырга тәкъдим итте. Ләкин мин баш тарттым. Аны күргәч, башымны югалтырмын дип курыктым.

Ул да мине ярата, мин дә яратам. Әмма гафу итә алмыйм. Аның хыянәтен берничек тә аклый алмыйм. Йөрәгемдә мәхәббәт белән нәфрәт көрәшә. Нишләргә? 

 

Азалия Л.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хыянәтме,башкамы бу кешенең кемлеген билгеләуче билге.Ялгышучының иң зур хатасы аныда үзең дә алдап праграммалаштыру яратам имеш.Бу вакытлыча инстинктивный (продолжение рода) ХИСЛӘР өстенлек иткән чак кына.Организмдагы яраксыз гормоннар хисабына, АКЫЛга пробка куела.Ә кавышкач кына АКЫЛ кушылса инде анда соң була.ТОЛЬКО ҮКЕНЕЧ.

    Теги: язмыш