Биш минут туктап торганнан соң йөрәге янә тибә башлаган...
Төрлесе

Биш минут туктап торганнан соң йөрәге янә тибә башлаган...

Караидел елгасының "Водопад" ял итү зонасында үсмер, ярдан суга сикереп, елга төбенә киткән. Берникадәр вакыттан соң да малай су өстенә чыкмагач, башка ял итүчеләр коткаручыларны чакырган.

Кичә Уфа коткаручылары 14 яшьлек малайның гомерен саклап алып калды.

Караидел елгасының "Водопад" ял итү зонасында үсмер, ярдан суга сикереп, елга төбенә киткән. Берникадәр вакыттан соң да малай су өстенә чыкмагач, башка ял итүчеләр коткаручыларны чакырган.

Малайны ике минут эчендә су төбеннән эзләп тапканнар, әмма ул тын алмаган булган инде... Коткаручылар биш минут дәвамында малайның йөрәгенә массаж эшләгәннән соң гына ул янә тибә башлаган.

Аңына килә алмаган үсмерне "Ашыгыч ярдәм" машинасы дәваханәгә алып киткән.

kiziltan.rbsmi.ru


суга бату

Нет комментариев