«Яшьлек белән сабыр ителгәндер»
Ул гомер буе һәр нәрсәгә шөкер итеп яшәгән. Олыгайгач, тугыз дистәнең теге ягына чыккач, вакыт-вакыт хәтере чуалып китсә дә, әле дә сабырлыгы, холкы үзгәрешсез калган. Мул тормышына да, улы, килене, оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерүенә дә, бүгенге сәламәтлегенә дә, хәтта үткәненә дә шөкер итә белә Нурҗиһан апа.
–Авырлыкларны күп күрдек, ачлык-хәерчелеге дә, ятимлек тә баштан үтте, авыр тыл хезмәте дә, сугыш афәте, дөнья көтү мәшәкатьләре – шөкер, берсе дә калмады... Яшьлек белән сабыр ителгәндер инде, – ди ул.
Гомер буе бер генә әйбергә уфтана: «Җиденче баласын тапкач, бер-ике көн генә авырды да, әни үлеп китте, кечкенә баланы карыйсы булгач, укып булмады... Җиде класс белән калдым. Дөрес, бераздан әти яңадан өйләнде. Сосна авылы кызы Маһибәдәргә. Җиде бала өстенә ул ничекләр килгәндер, әмма ул бик әйбәт әни булып чыкты. Тик инде ул вакытта уку турында уйларлык булмады»...
Инде әниләрен югалту ачысы бераз сүрелеп, тормышлары көйләнә генә дигәндә, сугыш башлана. Әтиләре беренче көннәрдән үк сугышка алына. Колхозда төп көчкә әйләнгән, кыш буе Кайбыч районында ачлы-туклы окоп казып, хәлдән тайган Нурҗиһанның үзен дә 1942 елның июнендә хәрби комиссариатка чакырталар. Үзен генә түгел. Яз буе авыл мәктәбендә «хәрби әзерлек үткән» – мылтык сүтеп җыярга, атарга, противогаз кияргә өйрәнгән яшьтәш кызлары белән бергә. Әмма Нәгыймә белән икесен генә «яраклы» дип табалар һәм озак та үтми, фронтка алалар. Товар поезды вагоннарына төялеп, кая һәм күпме барганнарын белми кыз, бары «Тула» станциясе генә исендә калган. Аннан соң Смоленск урамын чыгып, урманга керүләре, һавада күренгән һәрбер яктылыктан куркып елаулары исендә.
Аның бөтен сугышчан юлы урманнар аша үтә. 132 номерлы хәрби госпиталь белән бергә санитарка булып, Белоруссия, Польшаны җәяүләп үтеп, Германиягә барып җитә Нурҗиһан апа. Дөрес, еллар үзенекен иткән, бүген инде аның хәтерендә сугыш еллары турындагы хатирәләр дә тоныкланган. Шуңа аның моннан дистә еллап элек сөйләгән истәлекләре белән таныштыру дөресрәк булыр.
–Урманга барып керүгә, зур палаткалар корабыз. Аларның һәрберсенә 24 яралыны урнаштырасы. Һәркайсына нарлар ясыйбыз. Аннары үзебезгә землянка казый идек. Бик тирән, зур итеп түгел инде, шунда салам тутырылган матрацлар җәясең дә, яшәү өчен әзер дигән сүз. Солдатлардан калган шалашларда яшәгән вакытлар да булды. Ә санитаркаларга эш бик күп, бөтен нәрсә безнең өстә, моңа өстәп, көнгә уникешәр сәгать дежур торасы иде. Бер минут та утырып торып булмый, 24 яралы арасында йөреп кенә торасың. Әле берсенә ярдәм кирәк, әле икенчесенә... Авыр хәлдәгеләрне бик жәлли идек, баштарак курыктык та әле, аннан ияләнәсең инде... Әле бит көндез унике сәгать авыруларны карасаң, төнлә ике сәгать каравылга чыгасы иде, – дип сөйләгән иде ул. – Җиңү хәбәрен Кенигсберг каласында ишеттек. Төгәлрәге... Без барып җиткәндә Кенигсберг ут эчендә иде. Керә торган түгел. Шуңа бераз чигенеп, бер агачлыкка туктадык. Җиңү хәбәрен шунда ишеттек. Ишеттек тә, кайтып киттек түгел шул әле. Яралыларны озатып бетергәч, 1945 елның октябрендә 20 көнгә ял бирделәр. Октябрь азагында кайтсам да, авылда әле бәрәңге казымаганнар иде... Ялым беткәч, военкоматка бардым. Бик юньле кешегә туры килдем. «Тагын барасың киләме?» – дип сорады. «Ю-у-у-к», – дидем. Шул сүзем белән хәрби хезмәттән азат иттеләр. И-и, сөенгәннәрем!»
Менә шуннан кыз өчен гадәти тыныч тормыш башлана. Җиңелдән булмаса да, «ил белән килгән авырлык» дип түзә-түзә, эшен дә эшлиләр, гаилә дә коралар, итәк тутырып балалар да үстерәләр. Бүген инде үзләре күптән әби-бабай булган ул-кызлары гына аның өчен һаман да бала. Һәммәсе өчен борчылып-сөенеп яшәгән көне. Хәсрәтләре дә сыйган ана йөрәгенә. Ирен, үзеннән алда ике улын, бер кызын соңгы юлга озатырга туры килгән. Исән-сау булган ике кызы, онык-оныкчыклары гел килеп-китеп, хәлен белешеп кенә торалар. «Бик кадерле әби мин. Төп йортта улым Сәлим, киленем Рәхилә тәрбиясендә яшим. Өс-башым караулы, тамагым тук, урын-җирем ялт иткән... Балаларның, онык-оныкчыкларның барчасына бик рәхмәтле, хәер-догада мин. «Әни, әби», – дип кенә торалар. Җитәкчеләргә дә рәхмәт. Бер генә бәйрәмдә дә онытмыйлар, котларга дип бөтенесе җыелышып киләләр, бик хөрмәтлиләр»...
Бар дөньядан канәгать булган Нурҗиһан апа белән аралашуы ук җан рәхәте. Шөкер итә белүе, сабырлыгы белән үзе дә бәхетле гомер кичергән, тирә-юньдәгеләрен дә бәхетле иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев