Өлкән буын тег белән яңалыклар
-
Өлкәннәрнең көләч йөзе һәрвакыт балкып торсын!
Октябрьнең беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне белән истәлекле. Бүгенге көндә районыбызда 7735 өлкән кешебез бар. Алар арасыннан иң өлкән яшьтәгеләре – Түнтәр авылыннан 99 яшьлек Нина Зарипова һәм Иске Көшкәт авылыннан 97 яшьлек Петр Карабаев.
-
Балтачта өлкән кешеләргә медицина тикшерүен үтәргә кем ярдәм итә? (+фото)
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан социаль яклау бүлеге, социаль хезмәт күрсәтү, үзәк район хастаханәсе белән берлектә районыбызның 65 яшьтән өлкәнрәкләре медицина тикшерүе уза.
-
Сабырлык үрнәге син – әниебез!
Син куанганда куанып, син борчылганда борчылып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче, сине күз карашы белән юатучы, иркәләүче, бар булган күңел җылысын сиңа бирүче, иң мөһиме – сиңа тормыш бүләк итүче кеше – ул әнкәй.
-
Тимер атны иярләгән “Хуҗа”га да 90 яшь
Язылмаганнары белән ул илле елдан артык
-
Иганәче әби…
Телефон-интернетны кешенең бөтен вакытын урлый дип, никадәр генә тиргәсәк тә, килешәсездер, анда кирәкле, файдалы мәгълүматлар бик күп. Мин үзем «Инстаграм»дагы авыл сәхифәләрен карап барырга тырышам. Алардан матур хәбәрләр, яңалыкларны белергә була. Әле менә шушы көннәрдә генә Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүчеләр сөенечләре белән уртаклаша.
-
Сокланырлык гомер юллары
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 60 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Камалетдиновлар гаиләсе 60 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
-
Өлкән буын финанс грамоталылыгы буенча дәресләрдә катнаша ала
Россия Банкы пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен финанс грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләр үткәрә.