Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Сабырлык үрнәге син – әниебез!

Син куанганда куанып, син борчылганда борчылып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче, сине күз карашы белән юатучы, иркәләүче, бар булган күңел җылысын сиңа бирүче, иң мөһиме – сиңа тормыш бүләк итүче кеше – ул әнкәй.

Минем дә язасы сүзләрем безнең өчен бик кадерле булган кешебез – әниебез Әхмәтханова Рәйсә Шәйхетдин кызы турында.

1937 елның 10 февралендә Бөрбаш авылында, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә ул. Әти-әнисенең яраткан кызы булып яшәп ятканда, илебез күген кара болыт каплый. Сугыш башлана... Әтисен сугышка озатканда әнигә 4 яшь була. Сугыш чоры балалары күргән барлык авырлыкны да кичерә ул. Бабай сугыштан әйләнеп кайтмый. Ятимлек ачысын яшьли татырга туры килгән әниебез кечкенәдән тырыш, уңган, сабыр була.

Әнием, авылдагы мәктәптә 9 сыйныф белем алгач, укытучы булу теләге белән Арча педучилищесына барырга карар итә. Ятимлек, авыр тормыш монда да үзен сиздерә.Торырга урыны, ашарына җитәрлек ризыгы булмаган кыз бала сынауларга кала алмый.

Шулай итеп, әниемнең хыяллары каршылыкка очрый. Авырлыкларга бирешергә өйрәнмәгән әниебез укуын Балтач урта мәктәбендә дәвам итә. Мәктәпне тәмамлап, нинди генә эштә эшләсә дә, һәр эшен яратып, җиренә җиткереп башкара ул.

1959 елда әтиебез Фәйзерахман белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч малай, өч кыз дөньяга килә. Безнең тамагыбыз һәрвакыт тук, өс-башыбыз бөтен булды. Чөнки янәшәбездә безнең өчен барысын да эшләргә әзер торучы кадерле әтиебез һәм кешелекле әниебез булдылар. Алар безне туганлык кадерен белергә өйрәттеләр.

Әниебез – безнең өчен сабырлык үрнәге ул. Тормыш төрлечә сыный аны. Бала хәсрәтен дә, 53 ел бергә гомер иткән әтиебезне югалту ачысын да кичерергә туры килде аңа. Олы йөрәкле әниебез барысына да түзә, сынмый, сыгылмый.

Яшьлегендә чынга ашмаган хыялы – укытучы булу иде. Ләкин әниебез безнең өчен һәрвакыт остаз, олы тормыш юлында ышанычлы укытучыбыз булды. Үзенең төпле киңәшләре, дөрес яшәү рәвеше белән безне авырлыкларны җиңәргә, сабырлыкка өйрәтте. Инде үзебез олы яшьтә булсак та, һәрдаим әниебезнең кайгыртуын, ярдәмен тоеп яшәвебез белән бәхетле без.

Салкын февраль аенда туса да, әниебез безнең өчен яз кояшына тиң! Аннан бөркелгән яктылык, аннан килгән җылылык безгә алга таба да яшәргә көч бирә.

Быел әниебезгә 85 яшь тула. Ул бу көнне авылыбызның хөрмәтле акъәбисе, балаларының кадерле әнисе, оныклары, оныкчыклары өчен яраткан Дәү әни булып каршы ала. Олы йөрәкле әниебезгә тән тазалыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, иман байлыгы, безнең саклаучы фәрештәбез булып, кадер-хөрмәттә яшәвен теләп калабыз.

Рәйханә Хафизова, Кили авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар өлкән буын 85 яшьлек юбилей