25 июнь көнне «Яшьләр көне» бәйрәме кысаларында «Коляскалар парады» район конкурсы узачак.
Конкурста катнашу өчен 20 июньгә кадәр ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегенә гариза бирергә яисә, «Коляскалар Парады – 2023» язуы белән, гаризаны Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Гаризаның нигезләмәсе һәм формасы Балтач муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган www.baltasi.tatarstan.ru.
Балтачның "Сабантуй" ял паркында узачак "Коляскалар парады" быел да матур мизгелләргә бай булыр дип ышанабыз! .
Нет комментариев