Бассейн янына парк булмасмы? (+сораштыру)
Төрлесе

Бассейн янына парк булмасмы? (+сораштыру)

Әлеге сорау Каенлык һәм Төзүчеләр микрорайонында яшәүче күпчелек райондашларыбызны борчый. Чөнки үзәктә ял итү парклары күп, ә менә бу якта бер әйбер дә юк

 Бассейн тирәсенә эскәмияләр генә булса да урнаштырсалар, шунда ял итәргә,һава суларга йөри алыр идек, ди Төзүчеләр урамында яшәүчеләр.

Ә сезнең бу хакта фикерегез нинди? 


*Бассейн тирәсенә парк эшләсәләр бик шәп булыр иде.

*Ясап та, саклап тотмасалар, кадерсезгә әйләнмәсме?

* Кирәкми, чүп оясына әвереләчәк.

* Яхшы идея, әмма тәртип саклар өчен каравылчы яллыйсы булачак.

* Без биш куллап риза.

* Тагын нинди "мөгез " чыгарасыз инде.

 

 


Нет комментариев