Бүген һава торышы нинди?
Төрлесе

Бүген һава торышы нинди?

Юлларда игътибарлы булыгыз!

Бүген, 20 ноябрь көнне Татарстанда болытлы һава торышы күзәтелә.

Төнлә бераз яңгыр, җепшек карлы явачак. Көндезге вакытта да юеш кар явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшергә мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы −2..+2˚, көндез 0..+4˚ градус.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык. Юлларда игътибарлы булыгыз!


һава торышы

Нет комментариев