Татарстанга төньяктан һава агымы үтеп керү сәбәпле салкынайта. Кар, бозлавык һәм көчле җил көтелә. Киләсе атнаның яртысына кадәр шундый суык һава саклана.
Гидрометеоүзәк фаразына караганда, шимбә – 4 майда көндез һава температурасы +3…+8 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә температура урыны белән -5 градуска кадәр төшә.
Төнлә – юеш кар, көндез – яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык пәйда булачак. Секундына 15-20 метр тизлектә җил.
Якшәмбе – 5 майда көндез урыны белән яңгыр явып узачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +6…+11, төнлә +1…-4 градус күрсәтәчәк.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атнаның беренче яртысына кадәр карлы-яңгырлы суык һава саклана. Шул ук вакытта 3-8 майда урманнарда янгын куркынычы гамәлдә булачак. Республикада 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев