Кемгә Мәскәү вакыты ошамый, кемдер Мәскәүгә укларны күчерә
Төрлесе

Кемгә Мәскәү вакыты ошамый, кемдер Мәскәүгә укларны күчерә

Русия Конституциясенә үзгәрешләр буенча тавыш биргәндә сәгать телләрен җәйге чорга күчерү, ягъни Мәскәү вакытыннан китү мәсьәләсе республикабызда бер чыгып алды да, тынды.

Ә менә Волгоград өлкәсендә вакыт буенча тавыш бирү бик актив булды. Анда мәсьәлә киресенчә – Мәскәү вакытына күчү турында иде. Әле моӊарчы Волгоградта кичке сәгать тугыз (21:00) булганда, Мәскәүдә әле кичке сәгать (20:00) сигез генә була иде.

Тавыш бирүдә Волгоград өлкәсенеӊ 1 миллион 353 меӊ кешесе катнашкан, шуныӊ 900 меӊнән артыгы (65%) Мәскәү вакытын кайтару өчен тавыш биргән. Бу турыда өлкә губераторы Андрея Бочаров видеоселектор аша үткәргән киӊәшмәдә хәбәр иткән.

 

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


вакыт конституциягә төзәтмәләр

Нет комментариев