Кетчупның холестеринны киметүен ачыклаганнар
Төрлесе

Кетчупның холестеринны киметүен ачыклаганнар

Кетчуп һәм томат согы куллану кандагы холестерин күләмен киметергә ярдәм итә.

Финляндиянең Оулу университеты галимнәре тәҗрибәдә катнашучыларга иртәнге, төшке һәм кичке аш ашаганда ризыкка берничә кашык кетчуп салырга тәкъдим иткән. Шулай ук катнашучыларга кетчуп урынына томат согы кулланырга рөхсәт ителгән. Өч атнадан соң галимнәр катнашучыларның сәламәтлек күрсәткечләрен, шулай ук холестерин күләмен дә тикшергән. Шушы вакыт эчендә катнашучыларның күпчелегендә холестерин күләме 6 процентка һәм түбән тыгызлыктагы липопротеиннар 13 процентка кимегән.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалые ризыклар кетчуп

Нет комментариев