Нинди температурада мәктәпкә бармаска мөмкин?
Төрлесе

Нинди температурада мәктәпкә бармаска мөмкин?

Татарстанда -30 градуска кадәр салкыннар тора

ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә, дәресләрне туктату турында карар укучыларның яшен һәм торак пунктның тибын исәпкә алып кабул ителә. 

-23 градус: авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары дәресләрдән азат ителә.

-25 градус: шәһәр мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары өйдә кала ала.

-30 градус: авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары мәктәпкә барудан азат ителә.

-32 градус: 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр туктатыла.

Физкультура буенча мөһим төгәллек: дәресләр урамда катгый шартлар үтәлгәндә үткәрелә. Башлангыч сыйныфлар өчен-җил 6-10 м/с тан артмаганда -3 градустан салкынрак, өлкән сыйныф укучылары өчен -10 градустан салкынрак булмаганда

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев