Октябрь башында һава торышы нинди булачагын хәбәр иттеләр
Төрлесе

Октябрь башында һава торышы нинди булачагын хәбәр иттеләр

Октябрьдә айлык уртача температураның нормадан югарырак булуы көтелә.

Октябрь башында Татарстанда җылы һәм яңгырлы көннәр көтелә.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә-якшәмбе — 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә республика антициклон йогынтысында кала. Явым-төшем ихтималы аз. 30 сентябрьдә көндез +15...+20 градус. Төнлә +4...+9. 1 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +2...+7, ә көнбатыш районнарда +11 градуска кадәр булырга мөмкин.

Синоптикларның фаразларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе — 2-3 октябрьдә урыны белән яңгырлар көтелә. 2 октябрьдә көндез һава температурасы +16...+21 градус, 3 октябрьдә +14...+19 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Сүз уңаеннан, октябрьдә айлык уртача температураның нормадан югарырак булуы көтелә. Бу ай өчен норма +4,9 градус тәшкил итә.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев