Яңа ел - хыялларны чынга ашыру чоры.
Бөтенрәсәй "Теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфулин Алан авылында яшәүче Ралинә Шәймөхәммәтованың хыялын чынга ашырды.
"Яңа ел - хыялларны чынга ашыру чоры. Ралинәнең әле тагын бик күп уйлаган уйлары, теләкләре чынга ашсын! Әти-әнисенең чиксез яратуын тоеп, бәхетле балачак илендә үсүен телим! Бүләк тапшыру мизгелләрендә Кыш бабай ролендә безгә ярдәмгә килгән кураторыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаевка һәм Кар кызына да зур рәхмәт!"- дип фотолары белән уртаклаша район башлыгы үзенең социаль челтәрдәге битендә.
Нет комментариев