“Татарстан” хуҗалыгының Салавыч-Яңгул авыллары арасындагы болыннарында киптерелү эшләре тәмамланды.
Мондый эшләр соңгы елларда инде берничә хуҗалыкта эшләнде. Моңарчы "Борнак", "Маяк", "Смәел" җәмгыятьләре сазлыкларны киптереп, ул җирләрне авыл хуҗалыгы өчен файдалы куллану юнәлешендә эшләүне өстен күрсәләр, быел “Татарстан” җирләре дә сазлыклардан күпмедер арына. Республика программасы нигезендә башкарылган бу эшне "Мелиоратор" оешмасы эшләде.

Фото: автор
Нет комментариев