Синоптиклар өч көнгә һава торышын билгеләде
Төрлесе

Синоптиклар өч көнгә һава торышын билгеләде

Юлларда бозлавык булуы ихтимал, сак булыгыз!

Бүген Татарстанда урыны белән карлы яңгыр явыр дип көтелә, кайбер районнарда томан, бозлавык та булырга мөмкин.

 Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле исә. Көндез +3, −2 градус көтелә.

Сишәмбе, 19 ноябрьдә, явым – төшемсез, төньяк районнарда бераз юеш кар көтелә. Урыны белән бозлавык саклана.  Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Температура төнлә 0, −5, аяз вакытта −10 градуска кадәр, көндез + 1, −4.

Чәршәмбе, 20 ноябрьдә, республикада җепшек кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык.  Җил төньяк – көнбатыштан уртача тизлектә исер. Температура төнлә 0, −5, аязытканда −10 градуска кадәр, көндез + 1, −4.

Юлларда бозлавык булуы ихтимал, сак булыгыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һава торышы

Нет комментариев