Татарстанда һава торышы: көчле җил һәм җепшек кар явуы көтелә
Төрлесе

Татарстанда һава торышы: көчле җил һәм җепшек кар явуы көтелә

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндез республика территориясендә көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез бераз яңгыр, урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Термометрның терекөмеш баганасы +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Ватаным Татарстан

Фото: Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һава торышы

Нет комментариев