Җепшек кар һәм яңгыр белән бергә, җылы һава торышы аркасында түбәләрдән һәм башка авыш өслекләрдән кар һәм боз төшәргә мөмкин
Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә — кыска вакытлы салкыннар аномаль җылы белән алышыначак. Явым-төшемнәр, бозлавык һәм җил фаразлана, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге дип яза Тат информ
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне һава торышына атмосфера фронтлары һәм циклон тәэсир итәчәк. 8 гыйнварда кар, җепшек һәм һәм пыскак яңгыр явуы фаразлана. Урыны белән кабат буран чыга, ә җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәя. Температура әкренләп күтәрелә: төнлә −12..-7, иртәнгә таба −6..-1, ә көндез −2..+2 градус булачак.
9 гыйнварда җылыну дәвам итә, синоптиклар фаразлаганча, температура 10 һәм аннан да күбрәк градуска нормадан югары була. Җепшетү явым-төшемнәр дә алып килә — җепшек кар һәм яңгыр явачак. Тәүлек дәвамында һава температурасы −3..+2 градусны тәшкил итә, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Якынча фаразлар буенча, атна ахырында температура 0 градус чамасы саклана. Урыны белән бераз явым-төшемнәр булырга мөмкин.
«Җепшек кар һәм яңгыр белән бергә, җепшек һава торышы аркасында түбәләрдән һәм башка авыш өслекләрдән кар һәм боз төшәргә мөмкин.
Сак булыгыз!» — дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев