Тюбингта шуган кыз агачка килеп бәрелгән
Төрлесе

Тюбингта шуган кыз агачка килеп бәрелгән

Хәзерге вакытта кыз табиблар күзәтүе астында.

1-9 гыйнвар көннәрендә тюбингта шуганда иммгәнеп 16 баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Балалар хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иң куркыныч очрак үсмер кыз белән булган. 2 гыйнвар көнне яшүсмер кыз ватрушкада агачка бәрелгән. Аның башы җәрәхәтләнгән. Аңа нейрохирурглар операция ясаган. Хәзерге вакытта кыз табиблар күзәтүе астында.

 

Чыганак


тюбинг

Нет комментариев