Угыз сөтенең файдасы
Төрлесе

Угыз сөтенең файдасы

Угыз — сыер бозаулаганнан соң 3-5 көн бирә торган сөт.

Ул төрле бактерия һәм вируслардан саклый торган матдәләргә бай. 100 г угызда 20 меңгә кадәр иммуноглобулин бар.

Угыз сөте бозау организмында пассив иммунитет булдыру өчен барлыкка килә. Ул балаларга, хроник авырулардан интегүче кешеләргә файдалы. Сулыш юллары авырулары, инфекцияле чирләрдән саклый, тиз арада дәваланырга булыша. Угызның бронхиаль астма, бронхит, пневмония, гастрит, колиттан сихәте зур. Аны тәүлегенә 3 стакан эчәргә була.

Организмы лактозаны эшкәртә алмаучыларга угыз сөтен эчәргә киңәш ителми.

Каршылыклар булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Фото: irekmaydani

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалые ризыклар

Нет комментариев