Ярминкәгә киләләр дә, чүпләр өеп китәләр
Төрлесе

Ярминкәгә киләләр дә, чүпләр өеп китәләр

«Ярминкәгә сату белән киләләр дә, безнең кибет почмагына чүп-тартма өеп китәләр, гел шулай”, дип мөрәҗәгать итте ярминкәдән соң бер кибет хуҗасы.

Рәсемдә бер коробка белән бер тәлгәш миләштән кала әллә ни күренми үзе (болары очканнан калганнары, көне бик җилле иде). Әмма, үз артыңнан бер чүп калса да гаеп инде ул. Шуңа күрә үз артыңнан чиста калдыруны күркәм гадәт итеп алсак, начар булмастыр, шәт.


ярминкә чисталык

Нет комментариев