Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Әлеге корылма куркыныч тудырмыймы?

Киртәләп алсалар бәлки ул кадәр шомландырып тормас иде.

Ул көнне 10 яшьлек Илназ дуслары белән футбол уйнарга китә. Малай, туплары трансформатор өстенә төшкәч, аны алырга була, тик токка сугыла. Малай хәтта кулларын да үзе ычкындыра алмый. Куркынган үсмерләр ярдәм сорап йөгерә. Өлкәннәр мәйданчыкка йөгереп килгәч, Илназны аңсыз килеш табалар, ә аның кулларыннан кара төтен чыга... Трансформатор будкасы киртәләнмәгән булган.

Бу Башкортстанда булган хәл. Бик аяныч, әлбәттә. Балтач бистәсенең өске урамнарының берсендә, яңа мәчет тирәсендә дә электр корылмасы тора. Шулай ук киртәләп алынмаган. Ул тирәдә бала-чага еш йөри, чөнки яңа урамнар, биредә яшь гаиләләр күп яши. Аңлатыгыз балаларыгызга, якын бармасыннар, яисә куркыныч түгел ул, дип әйтүчеләр дә булыр, ләкин ни генә дисәң дә ул тирәдә әледән-әле үлгән карга үләксәләрен күреп куркып каласың. Алар әллә бу корылмага эләккән, әллә өстәге электр чыбыгына кунган, кем белгән... Киртәләп алсалар бәлки ул кадәр шомландырып тормас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электр куркынычы