Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Мәңгелек ярату» ­- әлеге яңа китапта безнең райондашларыбыз Ранил белән Гүзәлия язмышы

Уртак хезмәт җимешебез бит!

«Бүген минем һәм "Мәңгелек ярату" китабының геройлары Ранил белән Гүзәлия өчен күңел бәйрәме көне булды. Китапны Казаннан алып кайтуга, Балтачка илтеп бирдек. Уртак хезмәт җимешебез бит! Яңа форматтагы китапны бик яраттык. Иҗатымны яратучы дусларыма да яшәргә көч өсти торган китап булыр дип ышанам.Көчле рухлы кешеләрдән үрнәк алып яшибез. Кайсы гына чорда яшәсәк тә...»

Әлеге юлларны якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина социаль челтәрдәге үз битендә яза. Китап тулысы белән тормыш сынауларын җиңеп, насыйп ярын очраткан, ике күзе күрмәсә дә кешеләргә гел игелек кылу юлында булган, хәзерге вакытта Балтач районында яшәүчеләргә юрист хезмәте күрсәтүче Ранил Гыйльванов турында. Бәлки китапны укып чыккачтын, язманы тагын да тулыландырырга булыр, әмма әлегә китап кулга кермәде. Ранил турында танылган журналистыбыз Гөлсинә Яруллина бик күп язды, шуңа да батыр ир-егетнең гыйбрәтле гомер юлы район һәм республика матбугатын укучыларга яхшы таныш.

Әлеге парлар өчен чын күңелдән куандыра, язмыш аларга бәхет бүләк итте. Гүзәлиянең дә тормышында авырлыклар күп булды, шуңа да бүгенге көненең чәчәк атуына шатланырга гына кирәк. Бар да яхшы булсын, матур тормыш гел шулай әйләнә-тирәдәгеләрнең күңелләрен хушландырып, алга барсын.

Чыганак: https://vk.com/club92265197

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш яңа китап тормыш