Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә коронавирус инфекциясе таралуының кайчан бетәчәге билгеле

2020 елның ноябренә вакцина җитештерүне 5-6 млн дозага кадәр арттыру планлаштырыла.

Хәзер төп бурыч — вакцинаны киң колачлы җитештерүгә чыгу дип саный Гамалеи исемендәге үзәк директоры.

Россиядә коронавирус инфекциясен җиңү өчен, тугыз айдан бер елга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин. Нәкъ менә шул чорда илдә коронавирусны туктату өчен җитәрлек күләмдә вакцина җитештерергә планлаштыралар. Бу хакта РИА Новости, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалеи исемендәге НИЦЭМ директоры Александр Гинцбургка сылтама белән, хәбәр итә.

«Ноябрьгә Covid-19дан 5-6 миллион доза вакцина ясау планлаштырыла. 9-12 ай дәвамында Россия халкының күп өлешен вакциналаштырып булачак. Нәкъ менә шушы күләмдә вакцинация авыруның таралуын туктатырга мөмкинлек бирәчәк», — дип хәбәр ителә басмада.

Хәзер төп бурыч — вакцинаны киң колачлы җитештерүгә чыгу дип саный Гинцбург.

2020 елның ноябренә вакцина җитештерүне 5-6 млн дозага кадәр арттыру планлаштырыла. Шуның аркасында тугыз айдан алып бер ел эчендә гражданнарның якынча 70-80 процентына прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу Covid-19 таратуны туктатырга мөмкинлек бирәчәк.  

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rossiyad-koronavirus-infektsiyase-taraluyny-kaychan-betchge-bilgele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек коронавирус covid-19 вакцина