Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алда нинди һава торышы булачак

Бүген, 15 октябрьдә, Татарстан Республикасында, шул исәптән Балтач районында алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр явуы көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Төнлә температура 3 градуска кадәр җылы иде, көндез - 2-7 градус җылы.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә,Казанда да алмашынучан болытлы һава саклана. Көндез 4-6 градус җылы, төнлә - 0 дән алып 3 градуска кадәр җылы.

16 октябрь төнендә Балтачыбызда һава торышы кискен үзгәрмәячәк. Урыны белән яңгыр сибәләргә мөмкин. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 3-8 м/с, вакыты белән 11 м/с тизлектә җил. Температура 0-4 градус җылы тәшкил итәчәк.

Әле безнеӊ организм көзге вакытка яраклашып бетмәгән, шунлыктан җылырак киенергә киӊәш итәбез. Салкын тидермәс өчен төрле фиточәйләр, организмны ныгыту өчен витаминнар куллану да уӊай нәтиҗә бирәчәк. Иӊ мөһиме - һәр туган көнгә шатланып, вак мәсьәләр белән тормышыбызныӊ ямен алмыйча яшәргә өйрәнергә кирәк. Хәерле көннәр Сезгә!!!
Фото: http://www.nsktv.ru/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250