Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

БАЛАЛАРЫМНЫ САГЫНЫП - ике баласын югалткан ана сагышы

Яшьләй өзелде шул гомерләре, бик иртә якты дөнья белән хушлаштылар.

Өзелеп көттек сине, балам, кайта алмадың,
Чит җирләргә акты каннарың.
«Әни, үләм», диеп әйтә алдың микән,
Чыккан чакта газиз җаннарың.
Көзләр җитте, карлар ява,
Кар астында тагын каласың.
Нинди ана түзеп торыр икән,
Кар күмгәндә газиз баласын.
Иптәшләрең урамнардан узса,
Артларыннан карап мин калам.
Язлар житеп, карлар эреп беткәч,
Кайтып килсәң икән, син, балам.

Әлге шигырьне Иске Салавыч авылында яшәүче, ике баласын җир куенына салган ана Рәйханә Насыйбуллина  шушы көннәрдә үз битенә урнаштырган."Бу шигырьне минем кебек малае Чечняда үлгән ана сөйләде, - ди ул. - Ике балама да туры килә икән дип,  үзем дә яздым. Истәлек булсын дип". 

Бик иртә үлде шул улы белән кызы. Улы Илнур Чәчән сугышында һәлак булды, истәлек тактасы районның «Ватанны саклаучылар» паркында урнаштырылган. Салавыч якларыннан килүчеләр Илнурның фотосы каршында бик озак басып тора, акыллы, тәртипле егет иде шул. Кызы Эльвира да, улы Илнур да кешегә бер кыенлык та китерә торган балалар булмадылар, искиткеч матур кешеләр иде. Яшьләй өзелде шул гомерләре, бик иртә якты дөнья белән хушлаштылар. Эльвираны да мәкерле чир балаларыннан тартып алды. Якыннарын югалтканнарга сабырлыклар бирче, Яраббым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән язмыш бала язмышы ачы хәсрәт сагыш