Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баласы үлгән ана: Без барысын да гафу итәбез

Виктория И. гаиләсе Володяның тууын түземсезлек белән көткән.

Дүшәмбе көнне Стәрлетамак бәби табу йортында кылынган коточкыч  җинаятьне  хәтерлисездер.

Ул көнне Кичке 18.00 сәгать тирәсендә яшь әни  бәби тапканнан соң  палатада бергә яткан хатынның яңа туган баласын 3 кат тәрәзәсеннән атып бәргән. Сабый шунда ук һәлак булган.

 “Без барысын да гафу итәбез: роддомны да, табибларны да, минем белән реанимация палатасында яткан бу акылдан шашкан хатынны да. Без аны судка бирмибез”, – дип язган социаль челтәрләрдә тугач та икенче ана кулыннан үлгән сабыйның анасы.

Өченче тапкыр әни булган һәм бер мизгелдә сабыен юаглаткан Стәрлетамакта яшәүче Виктория И. ире һәм ике уллары белән бу баланы ничек көтүләре турында язган:

“Бу күптән көтеп алынган балабыз иде,  гаиләбездә  мәхәббәт һәм шатлык хисләрен  тагы да арттырыр өчен без өченче сабыебыз тууын бик теләдек. Операция ничек үтәр икән дип борчылдым. Кайчакта үземне начар хис иттем, исән калмасмын да кебек булды.  Табибларга рәхмәтем зур, нәтиҗәдә мин дә, бала да сау-сәламәт булдык. Бик-бик бәхетле идем, ватсаптан шалтыратып, иремә һәм улларыма сабыебызны күрсәттем. Олы улларым йөкле чакта туасы балабызны Володя дип йөрттеләр. Ул туган көнне балалар Гагарин паркына бәйрәм итәргә бардылар. Аннары инде... фаҗигале рәвештә улыбызны югалттык”.

Виктория сүзләре буенча, алар гомерендә бу иң куркыныч һәм коточкыч көн булган.

“Миңа әле күпмедер бәби табу йортында  калу кирәк иде, чөнки  операциядән соң дәвалану үттем. Бу көннәрдә ирем белән нәрсә генә кичермәдек.  Хәсрәт, кайгы, сагыш, өметсезлек хисе... Бертуктаусыз еладык, йокламадык та... Тәрәзәдән чыгасы килгән чаклар да булды. Ә соңыннан инде шундый кыска вакыт эчендә Володя безне тагы да ныграк яратырга өйрәтүен аңладык. Аны да, бер-беребезне дә, балаларыбызны, гомумән тормышны. Без беркемгә дә ачу сакламыйбыз, бәби табу йортын да, табибларны да, бу акылдан шашкан хатынны да. Судка бирмибез аны. Чөнки безнең  Володя – эчкерсез мәхәббәт җимеше. Явызлыкны явызлык белән җиңеп булмый. Белсәгез иде, Володяны истәлеккә фотога төшереп калуыма ничек бәхетле булуымны. Улыбыз белән хушлаштык. Ә бүген безнең туебыз көне. Мин барыбер өч бала анасы. Аның берсе минем йөрәгемдә яши. Хәзер без Володябыз хакына  зур мәхәббәттә бәхетле тормышта яшәячәкбез”.  

 

Чыганак: bashinform.ru

Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән язмыш