Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсендә яшәүче Светлана һәм Руслан Егоровларны бар яктан да язарлык

Сөбханаллаһ, күз тимәсен дип башлыйм язмамны, сез дә шулай диярсез!

Сөбханаллаһ, күз тимәсен дип башлыйм язмамны, сез дә шулай диярсез!

Була бит ул җир йөзендә җанга рәхәт кешеләр! Дорга якларыннан Балтач бистәсенә күчеп килгән Егоровлар кебек. Журналист өчен бар яктан да әзер тема алар – халыклар бердәмлеге уңаеннан да, туган телләр ягыннан да, күп балалы, үрнәк, тату, хезмәт сөючән, туганчылыклы, туган якны, туган нигезне ташламаучы, зыялы гаилә буларак та язарлык аларны. Социаль челтәрләрдәге битләремә урнаштыруга ук, алар турында язарга хәер-фатихасын бирүчеләр күп булды, шуңа да дөрес юлда икәнмен, дип, кулыма каләм алдым.

Руслан Егоров Дорга авылыннан, керәшен егете. Светлана Улисьлдан, мари кызы. Дискотекалар гөрләгән туксанынчы еллар. Улисьялда көн дә музыка, яшьләр күп, чит авыллардан да килә. Иң беренче тапкыр Руслан Светаны Яңа ел бәйрәмендә күреп ала, 1999 ел була бу. Башта сүз атып кына йөри, кыз бик тәрбияле, горур, йөгереп килеп кочакка керә торганнардан түгел. Ниһаять, апрельдән егет белән кыз очрашып йөри башлый. Шул көннән башлап 7 ел үтә, аннан инде Руслан яраткан кызының кулын сорап килә. Шулай итеп, мари кызы белән керәшен егете гаилә кора.

Җиде ел буе мин татар телен белмим диде, марича гына сөйләшеп, русча аралашып йөрде, ­- ди Руслан. ­- Килен булып килүгә татарча сөйләшә башлады. Бик кызык тоелды инде миңа шул чакта, җиде ел буе бит ул...

Гаиләдә Егоровлар татар телендә аралаша. Уллары да татарча сөйләшә, өч егетнең дә исемнәре русча – Кириллл, Глеб, Егор. Мари телен беләләр микән балалар, бу хакта “Хезмәт” газетасыннан укып белерсез! Газетаның киләсе санын көтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш Авыл гаиләсе