Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Безне гәүдәсе белән каплады”.

Башкортстанда юл һәлакәтендә исән калган балалар абыйларын искә ала

 ВАЗ-2113 машинасы руле артында булган Римма исемле хатынның улы, 10 яшьлек Рәдис тә юл һәлакәтеннән соң 9 көн комада яткач вафат булды. Игезәк туганы Рәдим сүзләренчә, Рәдис аларны үлемнән саклап калган.

Башкорстанның Стәрлетамак районында 31нче декабрьдә дүрт автомобиль - "ВАЗ-2113", "Chevrolet Lacetti", "КамАЗ" йөк машинасы һәм "Kia Rio" - катнашлыгындагы фаҗигадә ике яшь әни кеше һәлак булган иде. Һәлакәттә исән калган Рәдим һәм 5 яшьлек сеңелләре Азариянең туган абыйлары Алмаз Шакиров сүзләренчә, балалар гел Рәдиснең аларның икесен кочаклап каплаганын сөйлиләр.   Әниләре тотынырга кушып кычкыргач, 10 яшьлек баланың батырларча, үзенең туганнарын гәүдәсе белән каплавына гаиләләре белән шаккаталар. Әгәр дә Рәдис шулай тиз реакция белән бөтен бәрелүне үз өстенә алмаган булса, бу ике баланың да хәле бөтенләй башкача булган булыр иде. Хәзерге вакытта Рәдим белән Азария һәрвакыт һәлакәтне искә алалар, әниләрен чакырып елыйлар, әниләренең бик күп каны акканын искә төшерәләр, дип сөйли Алмаз абыйлары.     Кечкенә Азария машинада автокреслода утырган бердәнбер бала булган, аның умрау сөяге генә сынган, 9нчы гыйнварда аны Дүртөйле хастаханәсеннән чыгарганнар. Абыйсы Рәдимгә исә Уфаның 17нче балалар хастаханәсендә бот сөягенә катлаулы операция ясалырга тиеш. Фаҗигадә исән калган балаларга хәзергә әниләре һәм туганнары үлеме турында әйтмиләр. 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27741

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария