Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Безнекеләр матбугат битләрендә (+фото)

“Сая татарча исменәр язылган тасмалар ясыйм", ди Гөлзәминә

Түнтәр авылында яшәүче Гөлзәминә Габдрахманованың тасмалары җәлеп итте мине. Гади түгел алар, чөнки бик матур итеп саф татарча исемнәр язылган. 
Гаиләле кешенең кул эше тотарга вакыты әллә ни калмый, балалар үстергәндә бигрәк тә. Гөлзәминәнең фермада сыер савучы булып эшләвен белгәч, бу хезмәтенә бишләтә сокландым. 

Гөлзәминә ире белән ике ул үстерәләр. Малайлар тәрбияләгән әнинең кызларга тасма ясавы гаҗәп тоелса да, сорарга кыенсынган идем. Соңрак моның сәбәбе ачылды... 
— Канзаши белән шөгыльләнүемнең башы бик авыр чагыма барып тоташа — дип сөйләде кул остасы. — 2013 елда карынымда килеш 36 атналык кызымны югалттым. Тәрәзәдән күренеп торган зиратка карап, елый, балам белән сөйләшә идем. Беркөнне төшемдә кулыма ап-ак күбәләк кунды. Аны яратып туя алмадым, тагын берсе очып килде. “Бабаңны да алып килдеңмени, кызым?” — дим. Алар бер-бер артлы, 10 көн генә аерма белән вафат булды. Күбәләкләр икесе бергә очып китте... Шушы төшемнән соң үземне кулга алырга кирәк дигән карарга килдем. 

Нинди шөгыль табарга дип интернетта эзләнеп утырганда, канзаши ысулы белән эшләнгән тасмаларга күзе төшә. Кул астында булган материаллардан ясап та куя. Балтач, Казаннан кирәк-ярак алып кайта. Әзер тасмаларын интернеттагы сәхифәләренә урнаштырып бара. Шуннан күреп, әниләр кул остасына заказ бирә башлый. 
— Интернет кибетләрдә русча язылган тасмалар тулып ята. Татар исемнәре Алиса, Алина, Диляра була, шуңа саф татарча язылган тасмалар ясау теләге туды, — ди Гөлзәминә. 

Чулпан ГАЛИЕВА

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев