Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмнәрдә ничек симермәскә?

Яңа ел бәйрәмнәрендәге сый-нигъмәттән соң ничек артык килограммнар җыймаска? Белгечләр берничә киңәш бирә.

Бәйрәм алдыннан диетада утырмагыз. Яңа ел табыны артында “ычкынып”, чамасыз ашап ташларга мөмкинсез.

Теләгән әйберегезне ашагыз. Елына бер тапкыр майонез кушып эшләнгән оливье салатын ашаганнан бернәрсә дә булмый.

Кичә башланганда тәлинкәгезгә барлык тәмле әйберләрне чама белән салып куеп, аны кич буена сузарга була. Яңа елга салатларны чамасыз күп ясамагыз. Бер кич утырып ашарлык булса, җитә. Яңа ел табынына гадәти көннәрдә ашамаган деликатеслар алыгыз. Бәйрәм шуңа бәйрәм дә инде.

Эчүдә чама кирәк. Никадәр күбрәк алкоголь кулланасыз, аппетит шулкадәр ныграк ачыла. Өстәвенә, икенче көнне бит-күзләр шешенә, тире ямьсезләнә. Өр-яңа елның беренче көненең мондый булуы кирәкме?

Өстәл артына артык ачыгып утырмагыз. Бәйрәм башланганчы бераз вакыт кала пешкән йомырка ашап куйсагыз була. Майсызрак ризыкларга, балыкка, сырга өстенлек бирегез.

Бәйрәмне телевизор артында гына уздырмагыз, дип яза Кызыл таң. Саф һавада йөрегез!

 

Автор: Ләйсән Якупова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр диета