Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмнәрдә үзеңне ничек формада тотарга?

Яңа елның озын яллары гадәттә кунак чакыру-кунакка бару, дус-иш, туган-тумачалар белән очрашуларга гаять бай була. Гыйнвар башын өстәл яныннан купмыйча гына үткәрәбез, дип әйтергә дә була хәтта.

Шуның аркасында ун көнлек каникул эчендә кайберүләребез 3-5 килога кадәр артырга мөмкин! 0,5-1 килоны санамыйбыз да инде аны… Шулай итеп, ун көн буе чамасын белми сыйланганнан соң җыелган артык авырлыкны бетерүгә ике ай һәм аннан да күбрәк вакыт исраф итәргә туры килә! Бәйрәмнәрдән соң ябыгып азапланмас өчен нишләргә?

Иртәнге ашны ашарга

Гадәттә без 31 декабрь көнне, кичкә ашказанында тәмледән-тәмле ризыкларга урын әзерләп кую өчен, иртән дә, төш вакытында да ашамаска, дип үз-үзебезгә әмер бирәбез. Әмма зур ялгыш бу. Нык ачыгу кичен табында “буран уйнатуга” – 2-3 тапкыр күбрәк ашауга китерәчәк! Мондый хәлдән котылу өчен иртән әйбәтләп ашарга кирәк. Ә менә төш вакытында җиңелчә генә ризыкка, әйтик, яшелчә ашына өстенлек бирү әйбәт.

Эч пошканнан ашамаска

Елның төп бәйрәме гүзәл затларның байтагы өчен стресска да әверелеп куя. Әҗәтне түләп бетермәдем, бүләк алырга, ниндидер эшләрнең очына чыгарга, чәч ясатырга өлгермәдем, дип пошынырга мөмкин алар. Барысына өлгерелгән тәкъдирдә дә, табын янында утырганда “тазарып киткәнсең, ахры, яки “нигә әле икенче (өченче) бала тапмыйсың”, дигәнрәк сораулар нерв күзәнәкләренә тия… Начар нияттән әйтелгән сүзләр дә түгел үзе, әмма күңелне тынгысызларга шул да җитеп куя. Аннан инде ачуны басу өчен кул чираттагы “тәмлүшкә”гә үрелә… Үрелмәскә! Эч пошканнан гына ашамаска!

Йокы – иң яхшы чара

Яңа елга берәр атна кала вакытында йокларга ятарга күнегегез. Галимнәр, йокы туймаганда, туклык хисе (карынның туклыгы турында сүз) өчен җавап бирүче гормоннарның уйный башлавын раслаган. Шуңа күрә чамасын белми ашау туйганчы йокламау аркасында да килеп чыга ди. Яңа ел төне алдыннан әйбәт йоклау аеруча мөһим, дип өйрәтә белгечләр.
Чәйнәргә

Табын корганда, сагыз чәйнәп йөрегез. Ни өчен дисезме? Авызда сагыз булганда, колбаса яисә салат-мазар тәмен татып булмаячак. Әнә шулай тегесен-монысын капкалап йөргәндә дә күп ашала бит. Сагыздан тамак ачса, кишер кимерегез.

Тәм-томны ахырга калдырырга

Балалы гаиләләрдә Яңа ел, әлбәттә инде, тәм-томнарсыз узмый. Торт һәм пирожныйлар иң беренчеләрдән булып диярлек табынга менеп утыра. Үзегез алар белән иртәнге якта гына сыйланырга тырышыгыз әле. Буй-сынның зифалыгын кайгыртучы диетологлар тәм-томнарны көннең беренче яртысында ашап куярга киңәш итә чөнки.

Урамда күп йөрергә

Яңа ел ялларында, ниһаять, көндәлек эшләрне онытып, шугалакка барырга яки чаңгы шуарга була. Мондый актив ял нык ябыктыра! Хәтта чана шуганда, таудан утырып кына төшәбез, дисәк тә, артык калорияләрне “коя”. Таудан төшкәч, аңа күтәрелсе дә була бит әле чөнки. Балаларга кар бабайлар, башка сыннар ясарга булышыгыз. Гомумән, беркая ашыкмыйча гына, урамда кышкы пейзаж һәм Яңа ел атмосферасы белән сокланып йөрегез! Шулай икән, озын ялларда тамчы да юанаймассыз!

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диета