Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәен агулану ихтималын арттырган азык-төлек исемлеге

Җебегән туңдырма – алтынсу стафилококк бактерияләре үрчү өчен менә дигән җирлек.

Суши, роллы — Аларны ясаганда кулланылган балык эсседә бик тиз бозыла. Суши, роллны өйгә китерткәндә бу курыныч тагын да арта. Аны тиешле температура режимы сакланган махсус букчада алып килмәгән булулары да бар.

Карбыз — Дымлы урында сакланган яки өлгермәгән килеш вакытыннан алда өзеп алынган карбыз белән дә агуланырга мөмкин.

Яшел үлән — Паразит суалчаннар белән эчәк таякчыгы бактериясенең иң яраткан урыны бу. Шуңа күрә яхшылап юмаган очракта файдалы дип саналган яшел үлән ашап та агуланырга була.

Бакча җиләге — Авыз суларын китереп, әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торган бакча җиләге иң пычрак җиләк санала. Ник дигәндә, агулы пестицид һәм нитритларны бик яхшы сеңдерә ул. Моннан тыш аңа шул ук паразит суалчаннар, бактерияләр ияләшкән булуы да бар. Бакча җиләге читтән кайтарылган очракта аны, алда әйтелгәннәргә өстәп, химикатлар белән дә эшкәртәләр.

Баллы ризык — Аларның эчлегендә кулланылган май эсседә бик тиз бозыла. Бер тапкыр ачылган торт, пирожныйны хәтта суыткычта да 36 сәгатьтән артык сакларга ярамый.

Сатып алынган шашлык — Җәй көне үзең сатып алган иттән, үзең маринадлап ясаган шашлык кына куркыныч тудырмый. Сатып алынганы бик куркыныч. Төрле тәмләткечләр ярдәмендә иске, хәтта бозылган иткә дә яңа сулыш өрергә мөмкин. Шаурма һәм кебаб исә ит сыйфатыннан бигрәк, ясалу рәвеше белән куркыныч. Тиешенчә пешеп бетмәгән очракта алар бактерияләр үрчү өчен менә дигән җирлек тудыра.

 

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык туклану дөрес туклану