Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эремчек суын ябыгу һәм яшәрү өчен кулланабыз

Эремчек суын эчеп ябыгырга, целлюлитны бетерергә, аның белән биткә пилинг һәм маскалар ясарга, чәчне һәм тырнакны ныгытырга була.

Эремчек суы белән диета

Эремчек суын диеталарда кулланалар. Моның өчен 1,5- 2 литр эремчек суы кирәк. Аны көн дәвамында дүрт өлешкә бүлеп, шикәрсез чәй һәм су белән чиратлаштырып эчәргә киңәш ителә. Бу диетаны җиде көнгә бер тапкыр бер ай дәвамында кулланырга була. Ул организмны арчый, ашказаны эшчәнлеген, матдәләр алмашынуын яхшырта.

Эремчек суын бер атна дәвамында кичке аш урынына кулланып та артык авырлыктан арынырга була.

Эремчек суы целлюлитны бетерә

Эремчек суын эчү хатын-кызларда еш очрый торган проблема - целлюлиттан арынырга ярдәм итә. Моның өчен көненә бер стакан эремчек суы эчәргә кирәк. Аны эчү чәч һәм тырнакны да ныгытырга ярдәм итә. Моның өчен эремчек суын даими рационда булдырырга киңәш ителә.

Эремчек суыннан пилинг

Косметологиядә нигезендә сөт кислотасы булган пилинглар кулланыла. Әлеге пилингны өйдә эремчек суыннан да ясарга була. Моның өчен эремчек суында тукыманы чылатабыз һәм арчылган биткә ябып куябыз. Шул рәвешле 15-20 минут ятып торабыз. Мондый пилингны коры тиреле ханымнарга 10 көнгә бер, майлы тиреләргә атнага бер тапкыр кулланырга киңәш ителә.

Эремчек суыннан битлекләр
Билгеле булганча, эремчек суында бит тиресе өчен файдалы матдәләр бар:
аминокислоталар;
В, С, А витаминнары;
минераллар;
холин;
биотин.

 

Шуңа күрә косметологлар өй шартларында бит тиресе өчен битлекләр тәкъдим итә.

1 битлек
15 мл эремчек суы,
5 грамм каймак,
10 грамм дөге крахмалы,
5 мл ретинол мае (даруханәдә сатыла)
Әлеге ингредиентларны кушып болгатабыз һәм биткә ярты сәгатькә сөртәбез. Даими кулланганда, әлеге маска бит тиресен яшәртә, вак җыерчыкларны бетерә. Масканы ромашка, кычыткан суы белән юарга киңәш ителә.

2 битлек
Арыш ипиенә җылымса эремчек суы салалар. Әлеге катнашманы арчылган биткә сөртәләр. Биттә 15-20 минут тотарга кирәк. Битлекне даими куллану вак җыерчыкларны бетерә, битне дымландыра.

3 битлек
2 аш кашыгы эремчек һәм 2 аш кашыгы эремчек суын бутыйбыз. Әлеге күләмне 20 минутка биткә сөртәбез.

Эремчек суыннан бозчыклар
Эремчек суын суыткычның туңдыргыч өлешендә боз савытларына салып катырырга да була. Бозланган эремчек суы белән көн саен иртән битне ышкырга була. Ул битне алсуландыра, файдалы матдәләр белән баета.

Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр диета